Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлары буенча VI Республика конкурсына старт бирелүе турында хәбәр итә.
2015 елның 1-4 декабре көннәрендә «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбенең «Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр» программасы буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләре башлыкларын укытуның бишенче, соңгы модуле үткәрелде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2015 ел өчен «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика конкурсына йомгак ясадылар. Алты номинация буенча 12 җиңүчегә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 26 ноябрендәге 1268 нче карары белән Тикшерүләрне үткәрүнең еллык планыннан шәхси эшкуарга, юридик затка карата тикшерүләрне юкка чыгару турындагы гаризаларны тапшыру һәм карау тәртибе расланды.
«Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2015» конкурсы 2013 елдан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы химаясендә оештырыла. 2015 елда конкурсның төп темасы буыннар бәйләнеше булды, шуңа күрә рәсми тантана барышында сәхнәгә уңышка ирешкән эшкуарлар – остазлар һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проектында катнашкан яңа эш башлаучы бизнесменнар чакырылды.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ (алга таба – Корпорация) тарафыннан Россия Федерациясе Үзәк Банкы белән уртак эшләнгән Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлаштыруны стимуллаштыру программасының (алга таба – Программа) гамәлгә ашырыла башлавы турында хәбәр итә.
2015 елның 4 декабрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары (алга таба – ТР КУЭС) гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
Саха (Якутия) Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында 2013 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов җитәкчелегендә Саха (Якутия) Республикасы Икътисад министрлыгының Инвестицияле сәясәт һәм дәүләт-шәхси партнерлыгы департаменты җитәкчесе Таисия Батуева, Саха (Якутия) Республикасы Икътисад министрлыгының Җитештерү тармакларын һәм инфраструктураны үстерү департаменты җитәкчесе Иван Николаев белән очрашу оештырылды.
2015 елның 3 декабрендә «Мәскәү» технополисы мәйданчыгында башкалада бара торган «Вузпромэкспо-2015. Идеяләрдән чынбарлыкка» Өченче еллык милли күргәзмә кысаларында «Сәнәгать кластерларына карата төп таләпләр, пилот инновацияле кластер аерымлыклары һәм дәүләт ярдәме үзенчәлекләре» дип аталган «түгәрәк өстәл» уздырылды. Аның төп темасы Югары икътисад мәктәбе Милли тикшеренү университетының Россия кластер обсерваториясе тарафыннан эшләнгән Сәнәгать кластерын төзү буенча методик материаллар проектын тикшерү булды.
Иң яхшы йөз эшкуарны бүләкләүнең максаты – җәмгыятьтә эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуарның статусын күтәрү, социаль-икътисадый үсеш буенча кече һәм урта эшкуарлык ирешкән казанышларны пропагандалау, кече һәм урта бизнес үсешен стимуллаштыру, бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту.