Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2015 ел өчен «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика конкурсына йомгак ясадылар. Алты номинация буенча 12 җиңүчегә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Җиңүчеләр арасында ТР Икътисад министрлыгының ике вәкиле дә бар. Алар – макроикътисадый фаразлау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Дарья Петракова һәм индикатив идарә бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Фәйзуллина.