ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 9 декабрендә  14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы   Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Дәүләт граждан хезмәткәрләренең эштә үз-үзләрен тотуга  карата таләпләрне һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү комиссиясенең берләштерелгән утырышы үткәрелә һәм онлайн режимда трансляцияләнә.

«Эшкуарлык субъектларының Россия кредит оешмаларыннан җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләүгә бәйле  чыгымнары өлешен субсидияләү» чарасы кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр бирү буенча конкурс комиссиясенең 2015 елның 11 декабрендә 10:00 сәгатьтә  (үткәрелү адресы: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет) уздырылачак утырышының турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: https://livestream.com/accounts/10576116/events/4571760.


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре  ИТ-паркында 2015 елның 10 декабрендә, Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының кластерлы үсешенең Кама үзәге һәм Татарстан Республикасы цифрлы технологияләр үзәге башлангычы белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә, Яр Чаллы һәм «Кама аръягы»  регионы Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашлыгында Татарстан Республикасы машина төзелеше кластер форумы оештырыла.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә  2015 елның 11 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Тренингның темасы  – «Европа берлеге һәм Россия: йөкләр ташыганда таможя аша узу».

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә 2015 елның 10 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Европа берлеге илләренә ничек экспортларга. Ихтимал булган хәвефләр».

«Эшкуарлык субъектларының Россия кредит оешмаларыннан җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләүгә бәйле  чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының икенче этабы кысаларындагы конкурс комиссиясе утырышы   2015 елның 11 декабрендә 11:00 сәгатьтә  түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет.


5
декабрь, 2015 ел
шимбә

Югарыда аталган үзгәрешләр сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, транспорт, җәмәгать туклануы һәм башка объектларны реконструкцияләүгә һәм капиталь төзекләндерүгә рөхсәт алу процедурасының инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру таләпләрен саклау өлешенә кагыла, ул төзүче һәм проектлаучы оешмаларның гамәлләрен генә түгел, заказчыларныкын да регламентларга тиеш. 

Красная Полянада (Сочи ш.) 2015 елның  10-11 декабре көннәрендә «Инновацияләр экосистемасы» II Форумы узды. Ул Россиянең төбәк инновацияле экосистемаларын үстерүгә багышланган.  Форумны оештыручы - Россия венчур компаниясе.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы  Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне  Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә  2015 елның 8 декабрендә уздырылачак семинарда катнашырга чакыра. Тренингның темасы – «Вьетнамга ничек экспортларга».

2015 елның  июненнән  Росреестрның рәсми интернет-порталында  документларны электрон формада бирә алу хезмәте  кулланышка кертелүе турында хәбәр итәбез. Моңа бәйле рәвештә дәүләт хакимияте  органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләренә, үз эш урыннарыннан китми генә, гариза тутыру һәм аңа документлар пакеты теркәү мөмкинлеге  тудырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International