Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2015» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2015 елның 4 декабре, җомга

2015 елның 3 декабрендә  «Корстон» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2015»  конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.  Бизнесменнардан һәм тармак ассоциациясе,  дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән  торган тәҗрибәле  жюри, Татарстан Республикасы икътисады үсешенә керткән хезмәтләрен билгеләп үтү өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелегенең иң яхшы йөз вәкилен сайлап алды.

– «Алтын йөзлек» – ул иң яхшы йөз эшкуар түгел, ул икътисад үсешенә керткән хезмәтләре эксперт комиссиясе тарафыннан билгеләнеп үтелгән йөз эшкуар. Чынлыкта Татарстанда, әлбәттә инде, мондый эшкуарлар бик күп, – дип билгеләп үтте тантана барышында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.

«Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2015»  конкурсы 2013 елдан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы химаясендә оештырыла.  2015 елда конкурсның төп темасы буыннар  бәйләнеше булды, шуңа күрә рәсми тантана барышында сәхнәгә уңышка ирешкән эшкуарлар – остазлар һәм  «Эшкуарлык фабрикасы» проектында катнашкан яңа эш башлаучы бизнесменнар  чакырылды.

Иң яхшы йөз эшкуарны бүләкләүнең максаты – җәмгыятьтә эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуарның статусын күтәрү, социаль-икътисадый үсеш буенча кече һәм урта эшкуарлык ирешкән казанышларны пропагандалау, кече һәм урта бизнес үсешен стимуллаштыру, бизнес һәм хакимиятнең үзара  хезмәттәшлеген ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International