Саха (Якутия) Республикасы делегациясе Татарстанга килде

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Саха (Якутия) Республикасы  делегациясенең Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында  2013 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов җитәкчелегендә Саха (Якутия) Республикасы Икътисад министрлыгының Инвестицияле сәясәт һәм дәүләт-шәхси партнерлыгы департаменты җитәкчесе Таисия Батуева, Саха (Якутия) Республикасы Икътисад министрлыгының Җитештерү тармакларын һәм инфраструктураны үстерү департаменты җитәкчесе Иван Николаев белән очрашу оештырылды.

Очрашу барышында Булат Хаҗиәхмәтов төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә уңай инвестицияле климат формалаштыру, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү, республика моношәһәрләрен һәм технопаркларын үстерү буенча Татарстан Республикасында тупланган тәҗрибә белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International