Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең һәм муниципаль берәмлекләре башлыкларының «Сколково» программасы буенча укулары төгәлләнде

2015 елның 4 декабре, җомга

2015 елның 1-4 декабре  көннәрендә  «СКОЛКОВО»  Мәскәү идарә мәктәбенең  «Нәтиҗәле идарә:  Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр» программасы буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләре башлыкларын укытуның бишенче, соңгы модуле үткәрелде.

2015 елның 2 декабрендә укуларда катнашучыларның барысы  өчен дә муниципаль берәмлекләрнең һәм икътисад секторларының төп юнәлешләре буенча шәхси докладларны яклау үткәрелде. Әлеге модуль тәмамланганнан соң, 4 декабрьдә, төркем проектлары якланды.
 
Эшләнгән проектларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Экспертлар советы бәяләде. Проектларга бәя биргәндә аларның 2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә туры килүе, һәм шулай ук эшләнгән проектларның алга таба Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә һәм икътисад тармакларында куллану максатына яраклаштыру мөмкинлекләре исәпкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International