«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО 20 900 000 сумлык микрозайм бирү турында карар кабул итте

2015 елның 4 декабре, җомга

2015 елның 4 декабрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  (алга таба – Фонд) микрозаймнар  бирү буенча  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары (алга таба – ТР КУЭС) гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән  Микрозаймнар бирү буенча карар кабул итү комиссиясе ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 24 300 000 сумлык  28 гаризаны карады. Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан ачыкланган хилафлыклар бетерелгән очракта, гомуми күләме  20 900 000 сумлык 24 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International