Тикшерүләрне үткәрүнең еллык планыннан кече эшкуарлык субъектларына карата тикшерүләрне юкка чыгару тәртибе билгеләнде

2015 елның 4 декабре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2015  елның 26 ноябрендәге 1268 нче карары белән Тикшерүләрне үткәрүнең еллык планыннан шәхси эшкуарга, юридик затка карата тикшерүләрне юкка чыгару турындагы гаризаларны тапшыру һәм карау тәртибе расланды.
 
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары әлеге мөмкинлектән еллык тикшерү планына үзләрен тикшерүне « Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен бозу аша кертелгән дип санаган очракта файдалана алачак. Югарыда аталган Федераль закон 2016 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр булган вакыт аралыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карата планлы тикшерүләр уздыруга тыю кертә. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф, социаль өлкә, җылылык, электр энергиясе, электр энергиясен саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү тармакларында эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарларга һәм юридик затларга әлеге Закон нигезләмәләре кагылмый. Әлеге төр эшчәнлек исемлекләре һәм аларны план нигезендә тикшерүнең ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International