2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча лицензия-рөхсәт эшләре үзәге, «Яңа Тура» Технополисы» ИК вәкилләре катнашында «Яңа Тура» Технополисын төзү» инвестицияле проектын гамәлгә ашыру соравы буенча киңәшмә уздырылды.
Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларына җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО һәм «Россия Саклык банкы» ААҖ арасында «Россия Саклык банкы» ААҖ һәм «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО хезмәттәшлеге» чарасы уздырылды.
2015 елның 2 декабрендә Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре тарафыннан республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) хезмәткәрләре өчен Миграция хезмәтенең кайбер хезмәт күрсәтүләрен алу сораулары буенча укулар оештырылды.
Санкт-Петербург Закон чыгару Җыелышы тарафыннан әзерләнгән федераль закон проектында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның 95 маддәсенә заказчы тарафыннан контрактны үтәүдән бер яклы тәртиптә баш тарту турында карарлар кабул итү тәртибен һәм нигезләрен үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә.
2015 елның 30 ноябрендә Мәскәүдә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) АКБО ярдәме белән «Инвестицияле фәрештә» халыкара инвестиция премиясе белән бүләкләү тантанасы уздырылды.
Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә ярашлы рәвештә сатып алуларны башкару өчен электрон сәүдә мәйданчыгын сайлап алу турындагы сорау буенча аңлатма бирде.
2015 елның 1 декабрендә Казанда, «Пирамида» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды ТР Икътисад министрлыгы химаясендә «Россиянең яшь эшкуары – 2015» бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Каты коммуналь калдыкларның күләмен һәм (яки) массасын коммерция ягыннан исәпкә алу кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гаммәви консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгате керде.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Бизнес-десант» белем бирү проекты вәкилләре Түбән Кама, Әгерҗе һәм Яңа Чишмәдә булдылар.
2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2015 елның 9 аенда зыянга эшләүгә һәм табышның кимүенә юл куйган транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау сорауларына багышланган баланс комиссиясе утырышы уздырылды.