Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2015» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырыла

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

 Бүген «Корстон» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2015»  конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак. Бизнесменнардан һәм тармак ассоциациясе,  дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән  торган тәҗрибәле  жюри, Татарстан Республикасы икътисады үсешенә керткән хезмәтләрен билгеләп үтү өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелегенең иң яхшы йөз вәкилен сайлап алды.

«Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2015»  конкурсы 2013 елдан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы химаясендә оештырыла. Әлеге йөзлектә беренче урын да, соңгысы да юк. Эшкуарларның һәркайсы үз төрендә, үз тармагында, үзенең икътисадый экосистемасында – уникаль. Конкурс эшкуарлык талантына һәм бизнесменның эшкуарлык өлкәсе үсешенә, үз тармагын, тулаем икътисадны  үстерүгә керткән өлешенә бәя бирә. «Алтын йөзлек»тә җиңүчеләр – эшкуарлык идеясен, кече һәм урта бизнес идеясен тормышка ашыручылар.

Иң яхшы йөз эшкуарны бүләкләүнең максаты – җәмгыятьтә эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм эшкуарның статусын күтәрү, социаль-икътисадый үсеш буенча кече һәм урта эшкуарлык ирешкән казанышларны пропагандалау, кече һәм урта бизнес үсешен стимуллаштыру, бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International