2015 елның 3 декабрендә «Мәскәү» технополисы мәйданчыгында башкалада бара торган «Вузпромэкспо-2015. Идеяләрдән чынбарлыкка» Өченче еллык милли күргәзмә кысаларында «Сәнәгать кластерларына карата төп таләпләр, пилот инновацияле кластер аерымлыклары һәм дәүләт ярдәме үзенчәлекләре» дип аталган «түгәрәк өстәл» уздырылды. Аның төп темасы Югары икътисад мәктәбе Милли тикшеренү университетының Россия кластер обсерваториясе тарафыннан эшләнгән Сәнәгать кластерын төзү буенча методик материаллар проектын тикшерү булды.