«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ (алга таба – Корпорация) тарафыннан Россия Федерациясе Үзәк Банкы белән уртак эшләнгән Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлаштыруны стимуллаштыру программасының (алга таба – Программа) гамәлгә ашырыла башлавы турында хәбәр итә.
Программаның максаты – төп средстволарны сатып алу, җитештерүне яңарту һәм реконструкцияләү, яңа проектларга старт бирү, һәм шулай ук әйләнештәге капиталны тулыландыру (сәүдә өлкәсендә мәшгуль КУЭ субъектларына әйләнештәге капиталларын тулыландыруга кредитлар бирүдән тыш) өчен махсус шартларда кредит акчалары бирү юлы белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – КУЭ субъектлары) ярдәм күрсәтү.
Кредитлауның төп шартлары:
• Кредит размеры – бер банкта 50 млн сумнан да аз, 1 млрд сумнан артык түгел (төрле банкларда бер заемчы өчен 4 млрд сумнан да артык түгел)
• Процент ставкасы – урта эшкуарлык субъектлары өчен – 10% , кече эшкуарлык субъектлары өчен – 11%
• Финанслау өлеше – заем акчалары хисабына инвестицияле проектны финанслау өлеше 80% тан да артык түгел (инвестицияле кредитлар очрагында 500 млн сумнан да артык түгел)
Программа кысаларында КУЭ субъектларын кредитлау шартлары турында тулырак мәгълүматны Сез acgrf.ru сайтында яисә 223-06-79; 223-06-82; 223-06-83 телефон номерлары буенча белә аласыз.