Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлары буенча VI Республика конкурсына старт бирелүе турында хәбәр итә.
Конкурс эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, уңай эшкуар образы формалаштыру, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен яктыртуны активлаштыру максатларында оештырыла.
Конкурска милекнең барлык формаларындагы басма, электрон, радио һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларында татар һәм рус телләрендә дөнья күргән журналист эшләре һәм медиа-проектлары кабул ителә. Кече һәм урта эшкуарлык үсешен яктыртудан тыш, материалларда инфраструктураны үстерүне һәм эшкуарлыкка ярдәмнең башка формаларын раслаган уңай мисаллар да чагылыш табарга тиеш.
Конкурста түбәндәгеләр катнаша ала:
- массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре;
- штаттагы хезмәткәрләр;
- Татарстан Республикасы җәмәгать оешмалары;
- журналист-фрилансерлар.
Конкурс номинацияләре:
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында теле- һәм радиокомпания эфирына чыккан материал ( 3 призлы урын)
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында Интернет-ММЧ яисә мәгълүмат агентлыгы сайтына урнаштырылган материал ( 3 призлы урын)
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында район ММЧнда басылган материал ( 3 призлы урын)
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның яисә инвестицияле климатның үсеше турында басма ММЧнда дөнья күргән материал ( 3 призлы урын)
- Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның үсеше турында федераль ММЧнда басылган материал ( 3 призлы урын)
Конкурс программасына кертелгән һәр номинация буенча җиңүчеләргә лауреат дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырыла:
1нче дәрәҗә – 40 000 сум;
2нче дәрәҗә – 30 000 сум;
3нче дәрәҗә – 20 000 сум.
Конкурска 2015 елның 1 гыйнварыннан 2015 елның 3 декабренә кадәр басылган, электрон ММЧнда урнаштырылган, радио- һәм телеэфирга чыккан эшләр кабул ителә.
Конкурс материаллары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан ш., Мәскәү ур., 55, көн саен 9.00 дән 18.00 гә кадәр, кабинет 104 (Канцелярия).
Шулай ук конкурс эшләре түбәндәге адрес буенча электрон формада да кабул ителә: Insar.Sagitov@tatar.ru, «Конкурска» дигән тамга куярга онытмагыз.
Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 2015 елның 14 декабре, Мәскәү вакыты белән 18.00гә кадәр.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 524-90-29.
Конкурста катнашу өчен Конкурс комиссиясенә түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:
- гариза;
- Конкурска тапшырыла торган эшләр.
Конкурста җиңүчеләрне котлау тантанасы 2015 елның 17 декабрендә булачак (үткәрелү урыны турында соңрак җиткереләчәк).