ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Тикшерүләрнең җыелма планы дәүләт, төбәк контролен гамәлгә ашыручы барлык республика министрлыклары һәм ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы планнарын үз эченә алган һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтында урнаштырылган.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 25 декабрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы  кече һәм урта эшкуарлык субъектларының микрозаймнар алу буенча гаризаларын карауга багышланган чираттагы утырышын үткәрде. 

Утырыш кысаларында 2015 ел өчен Экспертлар советы һәм тулаем  Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе эшенә йомгак ясалды һәм SKOLKOVO Trend Award 2015 чарасында катнашу нәтиҗәләре каралды.

Утырышта Казан шәһәре, Биектау һәм Буа муниципаль районнарының  бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды. Утырышка предприятие җитәкчеләре һәм әлеге муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре рәисләре дә чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  «Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү буенча эксперт эшче төркеменең йомгаклау утырышы узды.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты бинасында  социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын  тапшыру буенча Республика конкурсы комиссиясе утырышы узды.

Өченче Бөтенроссия яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре конференциясендә  «Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләренә (ЯИИҮ) ярдәм» конкурсының икенче чиратында катнашуга гаризалар кабул ителә башлавын белдерделәр.

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды тарафыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә агымдагы елның  21–24 декабре көннәрендә өченче Бөтенроссия яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре конференциясе уздырылды.

Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасында Кама аръягы һәм Яр Чаллы шәһәре җиһаз һәм агач эшкәртү сәнәгате Ассоциациясе Идарәсенең чираттагы җыелышы узды. 

«Эшкуарлыкның Кырым атналары» кысаларында Симферопольдә  «Эшлекле Кырым» бизнес-форумы узды. Чара Кырым сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге тарафыннан  Кырым Республикасы Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Кырым дәүләт эшкуарлыкка ярдәм фонды булышлыгы белән оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International