«Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләренә (ЯИИҮ) ярдәм» конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады – икенче чират

2015 елның 25 декабре, җомга


Өченче Бөтенроссия яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре (алга таба – ЯИИҮ) конференциясендә  «Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләренә (ЯИИҮ) ярдәм» конкурсының икенче чиратында катнашуга гаризалар кабул ителә башлавын белдерделәр.

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды «Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләренә (ЯИИҮ) ярдәм» конкурсының икенче чиратында катнашуга гаризалар җыя башлый. Әлеге конкурс кече инновацияле предприятиеләргә ЯИИҮ базасында һәм/яки ЯИИҮ мәнфәгатендә башкарыла торган инновацияле эшчәнлеккә яшьләрне җәлеп итү буенча инновацияле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында инфраструктур юнәлешле эшләрне, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен финанслар белән тәэмин итүгә  грантлар бирүгә юнәлдерелгән.

Гаризалар 2015 елның 24 декабре көнне Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтән алып,  2016 елның 25 гыйнвары, 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International