Бүген, 2015 елның 25 декабрендә, Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасында Кластерлы үсешнең Кама үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов һәм Үзәкнең проектлар идарәчесе Руслан Ларичев катнашлыгында Кама аръягы һәм Яр Чаллы шәһәре җиһаз һәм агач эшкәртү сәнәгате Ассоциациясе Идарәсенең чираттагы җыелышы узды. Очрашуның модераторы сыйфатында Ассоциациянең башкарма директоры Евгений Севастьянов чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2016 елда Татарстан Республикасының җиһаз кластерын үстерү буенча чаралар планын тикшерү булды.