«Эшкуарлыкның Кырым атналары» кысаларында Симферопольдә «Эшлекле Кырым» бизнес-форумы узды. Чара Кырым сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге тарафыннан Кырым Республикасы Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Кырым дәүләт эшкуарлыкка ярдәм фонды булышлыгы белән оештырылды.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Сергей Болотаев, бизнес-форумда «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәмнең иң яхшы төбәк тәҗрибәләре» темасына доклад белән чыгыш ясап, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.