2015 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты бинасында социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын тапшыру буенча Республика конкурсы (алга таба – республика конкурсы) комиссиясе утырышы узды. Әлеге утырышта республика конкурсына йомгак ясалды һәм 44 җиңүчедән торган исемлек расланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларының гомуми күләме 9,9 млн сумны тәшкил итте.
Конкурсның йомгаклау утырышы беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының рәсми сайтларында танышырга мөмкин.