Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2016 елга Эшкуарлык субъектларын тикшерүләрнең җыелма планын раслады

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе


Тикшерүләрнең җыелма планы дәүләт, төбәк контролен гамәлгә ашыручы барлык республика министрлыклары һәм ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы планнарын үз эченә алган һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтында урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы планына кара металл, төсле металл җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге алып баручы юридик затлар закон нигезендә  билгеләнгән тәртиптә кертелгән. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  2016 елга тикшерү планы белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing/plan_proverok.htm.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International