«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» КБО 2015 ел башыннан эшкуарларга 205 млн сумнан артык суммадагы микрозаймнар биргән

2015 елның 25 декабре, җомга


2015 елның 25 декабрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) Татарстан Республикасы  кече һәм урта эшкуарлык субъектларының (алга таба – ТР КУЭС) микрозаймнар алу буенча гаризаларын карауга багышланган чираттагы утырышын үткәрде. 

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән  Микрозаймнар бирү буенча карар кабул итү комиссиясе тарафыннан ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 25 580 000 сумлык 34 гариза каралды. Комиссия тарафыннан ачыкланган хилафлыклар бетерелгән очракта, гомуми күләме 24 580 000 сумлык 33 микрозайм бирү турында карар кабул ителде.

Фондка нигез салынганнан бирле ТР КУЭСна гомуми күләме 215 540 000 сумлык 318 микрозайм бирелгән, шул исәптән 10 430 000 сумлык 30 микрозайм – 2014 елда, 205 110 000 сумлык 288 микрозайм 2015 елда бүленгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International