Бүген, 2015 елның 25 декабрендә, Казан (Идел буе) федераль университетында КФУ Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе Экспертлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта министр урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Утырыш кысаларында 2015 ел өчен Экспертлар советы һәм тулаем Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе эшенә йомгак ясалды һәм SKOLKOVO Trend Award 2015 чарасында катнашу нәтиҗәләре каралды.