«Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре билгеләнде

2015 елның 25 декабре, җомга


Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  «Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү буенча эксперт эшче төркеменең (алга таба  – эшче төркем) йомгаклау утырышы узды.

Эшче төркем утырышында  «Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре билгеләнде һәм аларны Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уздырылучы федераль конкурста катнаштыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International