Яңа ел хәйрия ярминкәсе, 2010 елдан башлап, һәр елны үткәрелә һәм инде күркәм традициягә әверелде. Быел үз продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен Болгар, Минзәлә, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Казаннан килгән 18 команда тәкъдим итте. Ярминкәдә беренче тапкыр 8 яшьлек эшкуарлар катнашты. Яшь бизнесменнар – Казан шәһәренең 9нчы мәктәбе укучылары, алар ярминкәдә үзләре җитештергән «Дуслык беләзекләрен» тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Табигать министрлыгының «Атмосфера һавасына чыгарылган зарарлы (пычратучы) матдәләрнең таралуын исәпләү методларын раслау турында» боерыгы проектына (алга таба – проект) карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгате керде.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләүнең һәм гамәлгә кертүнең төп юнәлешләрен раслаучы боерыгы проекты эшләнде. Югарыда аталган боерык проекты нигезләмәләрен куллануны эшләп бетерү максатларында 2015 елның 23 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге тарафыннан, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Эксперт советы белән бергә, «Контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү моделен сынап карау» дип аталган эксперт модельләштерүе үткәрелде. Чарада эксперт сыйфатында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Докладта Дәүләт Думасы депутатлары җитәкләгән эшче төркемнәр эшчәнлегенә агымдагы ел өчен якынча бәя бирелде, һәм киләсе чорга республика тарафыннан җәлеп ителергә тиешле федераль акчаларның фаразланган күләме яңгырады.
Үзенең чыгышында министр республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) системасын төзү һәм үстерү буенча башкарылган эш турында сөйләде, һәм шулай ук 2016 елда КФҮ челтәрен камилләштерү ниятләре белән уртаклашты.
Инфраструктур һәм белем бирүләр фондының Күзәтчелек советы, югары технологияләр дөньясына юл ачып, балаларда табигать фәннәренә кызыксыну уята белүче педагогларның иң яхшы тәҗрибәләрен алга этәрүгә һәм таратуга юнәлдерелгән «2016–2018 еллар чорына РОСНАНОның мәктәп лигасы» Программасын раслады.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 30 ноябрендәге 1289нчы карарында бик кирәкле һәи мөһим дару препаратларын сатып алганда заказчылар, Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган илләрдән тыш, барлык чит илләрдә җитештерелгән товарларны китерү тәкъдимнәре кертелгән гаризаларны (соңгы тәкъдимнәрне) кире кагарга тиешләр, дип раслана.
2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Саба (+6 позиция), Апас, Чүпрәле, Әтнә һәм Балык Бистәсе (+4әр позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле, әйтик, торак йортларның гомуми мәйданының һәм өстәмә кыйммәт күләменең үсеш темплары артуга, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә.
2015 елның 21 декабрендә ИТ-парк мәйданчыгында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф Татарстанның эшлекле даирәләре өчен лекция белән чыгыш ясады.
Очрашуда банк җитәкчеләре профессор Рогоффның инфляция дәрәҗәсенә, нефтькә бәяләрнең алга таба булган динамикасына, Украинадагы вазгыятьнең Россия һәм тулаем дөнья икътисадына йогынтысына карата фаразлары белән кызыксындылар. Халыкара сәүдә перспективалары, Кытай икътисады үсеше темплары һәм ислам финанслары үсеше мөмкинлекләре турында бик күп сораулар яңгырады.