Икътисад министрлыгы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышында катнашты

2015 елның 25 декабре, җомга


Бүген, 2015 елның 25 декабрендә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы  Хезмәткә түләү, халык керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча   координацион советның  «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан  кабул ителгән  чаралар турында»гы сорауларга багышланган утырышы уздырылды. 

Утырышта Казан шәһәре, Биектау һәм Буа муниципаль районнарының  бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды. Утырышка предприятие җитәкчеләре һәм әлеге муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре рәисләре дә чакырылган иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International