Казан (Идел буе) федераль университетының Югары бизнес мәктәбендә 2015 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның очрашуы узды.
2015 елда, smb.tattis.ru порталын кулланып эшли башлаганнан бирле (торгиларга беренче язылудан башлап), предприятиеләр тарафыннан Татарстан Республикасы көйләнешле заказчылары белән (44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча) 10,8 млрд сумлык контракт имзаланганнар, шуларның 10,3 млрд сумлыгы – Татарстан Республикасы резидентлары белән. Smb.tattis.ru порталында эшләүче Татарстан Республикасы резидентлары булган оешмалар арасында 70%тан артыгы – кече бизнес предприятиеләре.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 4 декабрендәге 2488-р номерны күрсәтмәсе белән дәүләт һәм муниципаль милекне электрон формада сатуны оештыруда катнашучы юридик затлар исемлеге расланды.
2015 елның 22 декабрендә Башкарма хакимият федераль органнарының Контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү буенча подкомиссиясенең Россия Федерациясе министры Михаил Абызов рәислегендәге утырышында 2016-2017 еллар өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча “юл картасы” проекты, һәм шулай ук тикшерүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча методик киңәшләр тәкъдим ителде.
«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ, Россия Федерациясе Үзәк Банкы белән уртак, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасын раслады һәм эшләтеп җибәрде.
2015 елда Татарстан Республикасының эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлеккә кагылышлы 12 норматив хокукый актына (8 закон проектына һәм ТР МКның 4 карар проектына), һәм шулай ук Россия Федерациясенең 11 норматив хокукый актына карата җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелгән. ҖЙБ үткәрү нәтиҗәсендә алга таба норматив хокукый акт проектларын эшләп бетерү барышында исәпкә алыначак фикер һәм тәкъдимнәр алынган.
Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: республиканың эре шәһәрләрендәге (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән) кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә пенсия күләме турында, шул исәптән кредит (ссуда) алу максатында кредит учреждениеләренә (банкларга) тапшыру өчен белешмәләр бирү буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды хезмәтләре күрсәтелә башлады.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнары җитәкчеләре) һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары җитәкчеләренең эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча эшләгән эшләренең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренең зурлыгын исәпләүне бәяләү методикасын раслый торган 2014 елның 15 маендагы 266нчы боерыкка өстәмәләр эшләнде.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия компаниясе булган «ИРЭ-Полюс» Фәнни-техник берләшмәсенең сүс лазерлары нигезендә заманча лазер технологияләре комплексының сериягә салынган җыю производствосын төзү проектын «Алабуга» МИЗның яңа резиденты сыйфатында раслады.
Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен узган һәм инновацияле продукция җитештерүне ачу яисә киңәйтүне планлаштыручы кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш чыганаклардан 100% күләмендә уртак фининслау шартларында, 15 млн сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтү.