Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды (алга таба – Фонд) тарафыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә агымдагы елның 21–24 декабре көннәрендә өченче Бөтенроссия яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре (алга таба – ЯИИҮ) конференциясе уздырылды.
Конференциядә Россия төбәкләрендәге 40 Үзәктән килгән вәкил катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 6 ЯИИҮ вәкилләре.
Конференциянең беренче көнендә «Академия» ЯИИҮндә (Мәскәү ш.) Үзәк җитәкчеләренең ачык очрашуы оештырылды. Конференциядә катнашучылар ЯИИҮ проектлары күргәзмәсендә булдылар һәм «түгәрәк өстәл» кысаларында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Фонд, «Яшь инновацияле Россия» иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм Фондның Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник белән бергә, яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен алга таба үстерү планнарын тикшерделәр.