Республика КФҮндә пенсия күләме турында белешмә алырга була

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе


Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: республиканың эре шәһәрләрендәге (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән) кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә пенсия күләме турында, шул исәптән кредит (ссуда) алу максатында кредит учреждениеләренә (банкларга) тапшыру  өчен белешмәләр бирү буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды хезмәтләре күрсәтелә башлады.  

Гражданнар, пенсия күләме турында белешмә алу өчен, КФҮләргә шәхсән үзләре дә, законлы яисә вәкаләтле вәкилләре аша да мөрәҗәгать итә алалар.  

КФҮләргә гариза белән кеше шәхсән үзе мөрәҗәгать иткәндә түбәндәге документлар таләп ителә:
- гражданинның шәхесен таныклый торган документ  (паспорт);
- гражданинның дәүләт (мәҗбүри) пенсия иминиятләштерүенең иминият таныклыгы (СНИЛС).

Законлы яисә вәкаләтле вәкил КФҮкә гариза белән мөрәҗәгать иткәндә өстәмә рәвештә вәкилне таныклый торган документ һәм аның вәкаләтләрен раслый торган документ сорала.

Пенсия күләме турында белешмә бирү бушлай эшләнә. КФҮ аша белешмә алу вакыты биш эш көненнән дә артмаска тиеш.

Республика КФҮндә шулай ук хакимиятнең башка федераль органнары (Росреестр, Миграция хезмәте, Салым хезмәте, ЭЭМ, Социаль иминият фонды, Суд приставлары хезмәте) хезмәтләре, ЗАГС органнары хезмәтләре, муниципаль хезмәтләр (мәсәлән, җир-милек мөнәсәбәтләре, архитектура, архив һ.б. сораулар буенча) һ.б. күрсәтелә. 

КФҮ эше турында тулырак мәгълүмат (шул исәптән элемтә, эш режимы), һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр КФҮ порталында урнаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International