Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандартын гамәлгә кертүне бәяләү методикасы эшләнде

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе


Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнары җитәкчеләре) һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары җитәкчеләренең эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча эшләгән эшләренең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренең зурлыгын исәпләүне бәяләү методикасын раслый торган 2014 елның 15 маендагы 266нчы боерыкка өстәмәләр эшләнде. 

Әлеге өстәмәләрдә  Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандартын гамәлгә кертүне бәяләү методикасы тасвирлана. Стандартның һәр өлешен башкарган өчен төбәкләргә билгеле бер санда баллар исәпләнә. Субъект җыя алган балларның  максималь саны 63,8 тәшкил итә. Баллар Россия Икътисадый министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм  конкуренцияне үстерү  департаменты тарафыннан, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән килештерелеп, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге биргән мәгълүматлар нигезендә исәпләнә.

Стандарт таләпләренең үтәлешен анализлау нәтиҗәләре буенча төбәкләр рейтингы формалаштырыла, ул исә Россия Федерациясе субъектлары башлыклары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең гомуми бәясенә йогынты ясаячак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International