ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген, 2016 елның 13 гыйнварында, Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларында  «Россия төбәкләрендә инновацияле бизнес» рейтингы  тәкъдир ителгән түгәрәк өстәл үткәрде. Рейтинг Россиянең  инновацияле төбәкләре ассоциациясе (РИТА) катнашында Россия  Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) тарафыннан эшләнгән иде. Презентациядә шулай ук РАНХиГС ректоры  Владимир Мау, РИТА әгъзалары булган төбәк вәкилләре, экспертлар  катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан  делегациясе «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумында катнашты. 

2016 елның 31 маеннан 2 июненә кадәр  Санкт-Петербургта, «Экспофорум» конгрес-күргәзмә үзәгендә, InterFood St. Petersburg  дип аталган Азык-төлек продуктлары, эчемлекләр һәм азык-төлек сәнәгате җиһазларының 20нче Халыкара күргәзмәсе оештырыла.

Ел саен уздырыла торган «Мин Бизнесмен 2016» видеороликлар конкурсына старт бирелде. Эшкуарларның үз бизнесларын үстерү максатына 300, 200 һәм 100 мең сум алу мөмкинлекләре бар. Моның өчен бары тик үз эшең турында кызыклы видео гына төшереп җибәрергә кирәк.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Иртәгә, 2016 елның 13 гыйнварында, Мәскәүдә  «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» VII Гайдар форумы үз эшен башлап җибәрә. Форум өч көн дәвам итәчәк һәм, замана куйган  яңа таләпләрне исәпкә алып, киләчәктә социаль-икътисадый өлкәнең үсеш перспективаларын тикшерүгә багышланачак. Форум мәйданчыкларында чит ил һәм үзебезнең экспертлар, сәясәтчеләр һәм бизнесменнар чыгыш ясаячак.

Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы операторы вәкаләтләрен башкару кысаларында Федераль казначылык тарафыннан товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында  мәгълүмат урнаштыру өчен «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясенең Рәсми сайтын  (www.zakupki.gov.ru) (Рәсми гомумроссия сайты) эксплуатациядән чыгару турында һәм  сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын эксплуатациягә кертү турында боерыклар расланды.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә киңәйтергә планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш средстволардан 100% уртак финанслау шартларында, 15 млн сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтү.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына смета нормалаштыруы сорауларын көйләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Бергә теркәп җибәрелә торган ветеринария документларын ясау буенча эшне оештыруның ветеринария кагыйдәләрен һәм Бергә теркәп җибәрелә торган ветеринария документларын электрон формада ясау тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының «Транспорт чараларында урнаштырыла торган тахографларга карата таләпләрне, тахографлар белән җиһазландырыла торган транспорт чаралары категорияләрен һәм төрләрен, транспорт чараларына урнаштырылган тахографларны куллану, аларга хезмәт күрсәтү һәм алар эшенә контрольлек итү кагыйдәләрен раслау турында» 2013 елның 13  февралендәге 36нчы боерыгына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International