Казан (Идел буе) федераль университетының Югары бизнес мәктәбендә 2015 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның очрашуы узды. Очрашу йомгаклары буенча Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Рспубликасы Икътисад министрлыгының 2016 ел өчен КФУ Югары бизнес мәктәбен үстерү буенча уртак чаралар планы («юл картасы») имзаланды.
Очрашуда шулай ук ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм КФУ Югары мәктәбе директоры Алсу Әхмәтшина катнашты.