Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия компаниясе булган «ИРЭ-Полюс» Фәнни-техник берләшмәсенең сүс лазерлары нигезендә заманча лазер технологияләре комплексының сериягә салынган җыю производствосын төзү проектын «Алабуга» МИЗның яңа резиденты сыйфатында раслады.
Компания сүс лазерлары нигезендә төрле билгеләнештәге җитештерү комплекслары һәм технологик җайланмалар ясый, күпьюнәлешле лазер технологияләре үзәкләрен проектлауны һәм комплектлаштыруны гамәлгә ашыра, лазер технологияләрен камилләштерү һәм, лазерлар кулланып, яңа технологик процесслар төзү буенча планлы эш алып бара.
Яңа резидент сүс лазерлар нигезендә лазер комплексларын җыю производствосын ачарга ниятли. Беренче этапта җитештерү куәтләре «Синергия» индустриаль паркының арендага алынган мәйданнарында урнаштырылачак, алга таба компания 2,5 га мәйданда үз җитештерү биналарын төзүне планлаштыра.
Производствоны эшләтеп җибәрү 2016 елның IV кварталына билгеләнгән, үз комплексын төзүне 2010 елда төгәлләү каралган. 2020 елга кадәр төзелешкә салынган инвестицияләрнең гомуми күләме 552,7 млн сум булыр, дип көтелә.