Татарстан җайлау йогынтысын бәяләүне гамәлгә ашыру сыйфаты рейтингында 2015 ел нәтиҗәләре буенча төбәкләр арасында иң югары төркемгә керде

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе


Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «2015 елда Россия Федерациясе субъектларында һәм җирле үзидарә органнарында җайлау йогынтысын бәяләү институтын үстерү турында» доклад әзерләнде.

Докладта, Россия Федерациясе субъектларының күбесе хәзерге вакытта системалы төстә җайлау йогынтысын бәяләүне (алга таба – ҖЙБ) үткәрә, дип белгеләп үтелә:  2015 ел дәвамында Россия төбәкләре тарафыннан  ҖЙБ турында 5500дән артык  бәяләмә әзерләнгән, шуларның 15%тан артыгы – тискәре. Чагыштыру өчен: 2014 елда 3103 бәяләмә әзерләнгән, аларның – 12%ка якыны – тискәре. 

Татарстан Республикасында ҖЙБ процедурасын үткәрүнең үзәкләштерүдән читләштерелгән моделе сайланган, бу норматив хокукый акт проектына ҖЙБ процедурасын әлеге проектны эшләгән орган гамәлгә ашыра дигәнне аңлата, шул исәптән хокукый җайлау идеясен (концепциясен) формалаштыру этабында да, норматив хокукый акт проектын һәм рәсми сайт ярдәмендә  берләштерелгән хисапны тикшерү этабында да кызыксынган затлар белән гавами консультацияләр үткәрүне дә кертеп.

Вәкаләтле орган (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы) ҖЙБ турында бәяләмә әзерли һәм таләп ителгәндә әлеге бәяләмәне әзерләү барышында кызыксынган затлар белән гавами консультацияләр үткәрә.

Моннан тыш,  республикада ҖЙБ буенча 39 кешедән торган  Экспертлар  советы расланган: Башкарма хакимият органнары функцияләре кодификаторы буенча дәүләт идарәсенең һәр функциясе буенча берәр эксперт. 

2015 елда Татарстан Республикасының эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлеккә кагылышлы 12 норматив хокукый актына (8 закон проектына һәм ТР МКның  4 карар проектына), һәм шулай ук Россия Федерациясенең 11 норматив хокукый актына карата җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелгән. ҖЙБ үткәрү нәтиҗәсендә алга таба норматив хокукый акт проектларын эшләп бетерү барышында исәпкә алыначак фикер һәм тәкъдимнәр алынган.

Экспертиза гамәлдәге 3 норматив хокукый актка карата үткәрелгән. Ике  акт буенча бизнесны алып бару шартларын яхшырту максатында үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителгән.

2015 елның 1 гыйнварыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә муниципаль хокукый актлар проектларына карата җайлау йогынтысын бәяләү процедурасы үткәрелә. Ел дәвамында  54 муниципаль норматив хокукый  актка карата җайлау йогынтысын бәяләү уздырылган.

Дүрт муниципаль берәмлектә (Яр Чаллы шәһәре, Алабуга шәһәре, Чүпрәле районы, Теләче районы) пилот режимда ҖЙБ процедурасын гамәлгә кертү буенча эш алып барыла. Чүпрәле районында ҖЙБ процедурасын үткәрү тәртибен регламентлаштыра торган норматив хокукый актлар кабул ителгән. 

Россия Федерациясе  субъектларында Экспертиза һәм ҖЙБ институтын гамәлгә кертүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау максатында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы раслаган методика нигезендә ел саен  төбәкләрдә ҖЙБ һәм экспертизаны гамәлгә ашыру сыйфаты рейтингы формалаштырыла.

2014  елдагы эш нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре рейтингында Татарстан Республикасы төбәкләр арасында иң югары төркемгә керде һәм 5нче урынны алды, 2015 елда исә Татарстан Республикасы 4нче урынга күтәрелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International