Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен узган һәм инновацияле продукция җитештерүне ачу яисә киңәйтүне планлаштыручы кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш чыганаклардан 100% күләмендә уртак фининслау шартларында, 15 млн сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтү.
Конкурста түбәндәге предприятиеләр катнаша ала:
• 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗга ярашлы кече предприятиеләр исәбенә кергәннәр;
• Фонд белән ачык контрактлары булмаганнар.
Түбәндәге предприятиеләргә өстенлек бирелә:
• продукциясен уңышлы чыгаручылар;
• уңай финанс-икътисадый тарихка ияләр;
• җитештерүләрен киңәйтүне планлаштыручылар;
• расланган ихтыяҗга ия булганнар;
• РФ субъектлары башкарма хакимият органнары тарафыннан тәкъдим ителгәннәр;
• импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыручылар;
• инновацияле-территориаль кластерларда катнашучылар.
Гаризалар 2015 елның 25 декабре, Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән 2016 елның 20 марты, Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.