Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге «юл картасына» ярашлы рәвештә камилләштереләчәк

2015 елның 29 декабре, сишәмбе


2015 елның 22 декабрендә Башкарма хакимият федераль органнарының Контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү буенча подкомиссиясенең Россия Федерациясе министры Михаил Абызов рәислегендәге утырышында 2016-2017 еллар өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча “юл картасы” проекты, һәм шулай ук тикшерүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча методик киңәшләр тәкъдим ителде.

«Юл картасы» контроль һәм күзәтчелек органнары, һәм шулай ук эшлекле һәм экспертлар даирәсе вәкилләре тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнде. Документта Россия Федерациясе Президентының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүгә бәйле гамәлдәге күрсәтмәләре тупланган. Чаралар планына шулай ук дәүләт һәм муниципаль контроль реформасы турында федераль закон проектының Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән аерым нигезләмәләре керде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International