«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ (алга таба – Корпорация), Россия Федерациясе Үзәк Банкы (алга таба – РФ ҮБ) белән уртак, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасын (алга таба – Программа) раслады һәм эшләтеп җибәрде. Әлеге Программага ярашлы рәвештә Корпорация коммерция банкларына бирелә торган кредитлар буенча РФ ҮБ каршында җаваплылыкны алучы сыйфатында чыгыш ясый.
Программада катнашуга Татарстан Республикасында үз бүлекчәләре булган унбер вәкаләтле банк сайлап алынды, шул исәптән Банк ГПБ (АҖ).
Әлеге Программаның максаты – төп средстволар сатып алу, җитештерүне модернизацияләү һәм реконструкцияләү, яңа проектларны эшләтеп җибәрү (алга таба – инвестицияле кредитлар), һәм шулай ук әйләнештәге капиталны тутыру өчен, ташламалы шартларда кредит средстволарын бирү юлы белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – КУЭ субъектлары) ярдәм механизмнарын булдыру.
Кредитлаштруның төп шартлары:
• Кредит күләме – бер банкта 50 млн сумнан азрак түгел һәм 1 млрд сумнан күбрәк түгел (төрле банкларда бер заемчыга 4 млрд сумнан артык түгел);
• Процент ставкасы – урта эшкуарлык субъектлары өчен - 10%, кече эшкуарлык субъектлары өчен - 11%.