Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән бергә, 2015 елның 15 июлендә Иннополиста үткән «Татарстан – бизнес өчен таяныч» Бөтенроссия кече һәм урта бизнес форумында кече һәм урта эшкуарлык өчен smb.tattis.ru мәгълүмат порталы тәкъдир иткән иде. Проектны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм шулай ук форумда катнашучылар тарафыннан хупланды.
Smb.tattis.ru порталын ачу кече һәм урта эшкуарлык субъектларының түбәндәге бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән:
• заказчыларның товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) булган ихтыяҗы турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат алу;
• потенциаль заказчыларга предприятие тарафыннан күрсәтелә (башкарыла) торган товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында хәбәр тапшыру;
• электрон сәүдә мәйданчыкларына тиз керә алу.
2015 елның декабре ахырына карата порталда 4 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты (шуларның 45%ы Татарстан Республикасы резидентлары өлешенә туры килә) инде 27,5 меңгә якын язылу оештырган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: портал эшләгән ярты елдан да кимрәк вакыт эчендә Россиянең башка төбәкләреннән булган КУЭ субъектларының гомуми санында Татарстан эшкуарларының өлеше 15%тан 45%ка кадәр үсте.
Килеп туган вазгыять шуны күрсәтә: Татарстан компанияләре smb.tattis.ru куллануда Россиянең башка төбәкләре каршында үз өстенлекләрен инде тоя башладылар. Шуларның берсе, мәсәлән, түбәндәгедән гыйбарәт: порталда резидент сыйфатында теркәлгән эшкуар автомат рәвештә продукцияләр белән тәэмин итү өлкәсендә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП тарафыннан эшләнгән барлык ресурсларга керә ала. Әлеге ресурсларда Татарстанда урнашкан компанияләр биргән гаризалар турында мәгълүмат бар. Димәк, республика заказчысына товар китерү конкурсында җиңеп, эшкуар логистика өчен чыгымнарны кыскарту рәвешендәге өстенлеккә ия була.
2015 елда, smb.tattis.ru порталын кулланып эшли башлаганнан бирле (торгиларга беренче язылудан башлап), предприятиеләр тарафыннан Татарстан Республикасы көйләнешле заказчылары белән (44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча) 10,8 млрд сумлык контракт имзаланганнар, шуларның 10,3 млрд сумлыгы – Татарстан Республикасы резидентлары белән. Smb.tattis.ru порталында эшләүче Татарстан Республикасы резидентлары булган оешмалар арасында 70%тан артыгы – кече бизнес предприятиеләре. Мондый компанияләр, smb.tattis.ru cистемасы юллаган хәбәргә таянып, 3 мең торгида катнашкан һәм 5,7 млрд сумлык контракт төзегән.
Өстәмә мәгълүматны «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» ДУПнә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга була: Казан ш., Мәскәү ур., 55. тел: (843) 212-24-35; e-mail: smb.support@tatar.ru.