Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы РФ Хөкүмәте тарафыннан дәүләт һә муниципаль милекне хосусыйлаштыру өчен электрон мәйданчык буларак расланды

2015 елның 29 декабре, сишәмбе


Россия  Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 4 декабрендәге 2488-р номерны күрсәтмәсе белән дәүләт һәм муниципаль милекне электрон формада сатуны оештыруда катнашучы юридик затлар исемлеге расланды. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге исемлекнең беренче пунктында операторы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП булган  zakaz.rf электрон сәүдә мәйданчыгы күрсәтелгән.

Биш мәйданчык аларның электрон торгилар үткәрү тәҗрибәсен исәпкә алып билгеләнгән. Бу -   «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП, «Саклык банкы–АСТ» ЯАҖ, «РТС–тендер» ҖЧҖ, «Бердәм электрон сәүдә мәйданчыгы» АҖ һәм «Электрон сәүдә системалары» АҖ. 

«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә электрон сатып алуларны башкаруны тәэмин итү өчен 2009 елда сайлап алынган мәйданчыклардан тыш, сайлап алынган юридик затлар составына  хосусыйлаштырылучы федераль милек сатучылары исемлегенә 2010 елда ук теркәлгән «Россия аукцион йорты» ААҖ конкурстан тыш кертелде. 

РФ Хөкүмәте карары законда каралган, әмма кичектереп торылган электрон хосусыйлаштыру ысулын куллануны  активлаштырырга мөмкинлек бирә. Хәзер дәүләт хакимиятләре классик (электрон булмаган) торгилар  һәм  электрон формадагы торгилар арасында үзләренә уңайлы хосусыйлаштыру ысулын сайлый алалар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International