«2016 елның ахырына кадәр төбәкләргә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны куелган бурычларны чишү өчен җәлеп итүне күздә тоткан үзгәрешләрне мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау сектораль юнәлешләре буенча конкрет чаралары һәм күрсәткечләре белән үзләренең дәүләт программаларына кертергә кирәк булачак», — дип белдерде Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Шадрин, Новосибирскида үткән «Гражданнар диалогы» форумында чыгыш ясаганда.
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба – Фонд) тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «СТАРТ» һәм «УМНИК» программаларында катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 августындагы 819нчы карарына ярашлы рәвештә, 2018 елның 1 гыйнварыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән алар арасында үткәрелә торган сатып алулар нәтиҗәләре буенча төзелә торган шартнамәләрнең минималь тулай кыйммәте күләме бер ел өчен шартнамәләрнең гомуми бәясе күләменең 10 процентын түгел, ә 15 процентын тәшкил итәргә тиеш була.
2016 елда «Химград» Технополисы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. 2016 елның 8 сентябрендә әлеге вакыйгага багышланган чаралар үткәрү кысаларында мәйданчык территориясендә өч яңа җитештерүне ачу тантанасы булачак, һәм шулай ук Технополис резидентлары продукцияләре куелган күргәзмә эшләячәк. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм шулай ук хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре катнашуы көтелә.
Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев Электрон сәүдәне үстерү юлы аша экспортка ярдәм итү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде.
Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды «Бизнес-Старт» программасы буенча гаризалар җыя башлавы турында игълан итә.
Татарстан Президенты республика социаль программаларының гамәлдә булу вакытын 2017 елга кадәр озайту турында карар кабул итте. Бу турында ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.
ТР Хөкүмәт йортында «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен гамәлгә ашыру сораулары тикшерелде.
Шуны хәбәр итәбез: 2016 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе гражданины паспортын һәм чит ил паспортын алуга дәүләт пошлиналарын түләүнең реквизитлары үзгәрде.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев «Административ хокук бозулар кодексының 14.27 һәм 32.4 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» һәм «Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 29 һәм 82 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектларын Дәүләт Думасына карауга кертү хакында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. Норматив актлар Россия Президентының лотерея һәм комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү тәртибен камилләштерү, аларны законсыз рәвештә оештырган һәм үткәргән өчен җаваплылыкны көчәйтү сораулары буенча күрсәтмәсен үтәү йөзеннән эшләнде.