Икътисадый үсеш министрлыгының законсыз рәвештә лоторея һәм комарлы уеннар оештырган өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев «Административ хокук бозулар кодексының 14.27 һәм 32.4 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» һәм «Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 29 һәм 82 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектларын Дәүләт Думасына карауга кертү хакында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. Норматив актлар  Россия Президентының лотерея һәм  комарлы  уеннарны оештыру һәм үткәрү тәртибен камилләштерү, аларны законсыз рәвештә оештырган һәм үткәргән өчен җаваплылыкны көчәйтү сораулары буенча күрсәтмәсен үтәү йөзеннән эшләнде.

Закон проектлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2016 елның 25 августында уздырылган утырышында каралды һәм хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International