Татарстан Президенты республика социаль программаларының гамәлдә булу вакытын 2017 елга кадәр озайту турында карар кабул итте. Бу турында ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.
ТР икътисад министры Артём Здунов, узган берничә ел эчендә Татарстан социаль инфраструктура объектларын, юлларны тәртипкә китерү һәм төзекләндерүгә дистәләгән миллиард бюджет акчасын кертте, дип хәбәр итте. Проблемалар азайды, ләкин әле калганнары да шактый, диде ул.
«Программаларны тормышка ашыруның беренче елларында без иң катлаулы участокларны яптык. Бүген әлеге программаларны дәвам итәрлек, ләкин республика тарафыннан салынган һәр тиен максималь дәрәҗәдә файда китерерлек итеп эшләргә кирәклеге көн кебек ачык», – дип басым ясады Илдар Халиков.