Шуны хәбәр итәбез: 2016 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе гражданины паспортын һәм чит ил паспортын алуга дәүләт пошлиналарын түләүнең реквизитлары үзгәрде.
Дәүләт пошлиналары түләүнең яңа реквизитлары турында Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Миграция идарәсендә һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең «Минем документларым» (КФҮ) офисларында күбрәк белергә мөмкин. Анда шулай ук Россия гражданины паспортын алуга һәм Россия Федерациясе гражданинының иске үрнәктәге чит ил паспортын алуга гариза тапшырырга һәм тиешле дәүләт пошлиналарын түләргә мөмкинлек тудырылган.
КФҮ эше турында тулырак мәгълүматны, белешмә өчен телефон номерларын һәм филиалларның эш режимнарын, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы хәбәрне КФҮ Порталыннан алырга була: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.