Рөстәм Миңнеханов «Химград» Технополисында яңа җитештерүләр ачачак һәм, мәйданчыкның 10 еллыгына багышлап, резидентлар продукциясе күргәзмәсен караячак

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

2016 елда  «Химград» Технополисы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. 2016 елның 8 сентябрендә әлеге вакыйгага багышланган чаралар үткәрү кысаларында мәйданчык территориясендә өч яңа җитештерүне ачу тантанасы булачак, һәм шулай ук Технополис резидентлары продукцияләре куелган күргәзмә эшләячәк. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм шулай ук хакимиятнең  федераль һәм төбәк  органнары вәкилләре катнашуы көтелә.

Шул ук мәйданчыкка килгән кунаклар Технополис резидентлары булган компанияләр җитештергән продукцияләр күргәзмәсен дә карый алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International