Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды «Бизнес-Старт» программасы буенча гаризалар җыя башлавы турында игълан итә.
Программаның максаты – НИОКРны тәмамлаган һәм «Старт» программасы кысаларында эшләнгән инновацияле продукцияләр җитештерүне ачарга яисә киңәйтергә ниятләгән кече инновацияле предприятиеләргә бюджеттан тыш акчалар хисабына 100%лы уртак финанслау шартларында 5 млн сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтүне оештыру.
Гаризалар 2016 елның 5 сентябреннән 2016 елның 21 ноябренә кадәр кабул ителә.
«Бизнес-Старт» конкурсында катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны, һәм шулай ук программа турында нигезләмәне http://www.fasie.ru адресы буенча урнашкан Фонд сайтында табарга мөмкин.
Гаризаларны Фонд-М автоматлаштырылган системасы аша түбәндәге адреска юлларга була: http://online.fasie.ru.