Төбәкләргә социаль юнәлешле КБОга күрсәттеләр

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

«2016 елның ахырына кадәр төбәкләргә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны куелган бурычларны чишү өчен җәлеп итүне күздә тоткан үзгәрешләрне  мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау сектораль юнәлешләре буенча конкрет чаралары һәм күрсәткечләре белән үзләренең дәүләт программаларына кертергә кирәк булачак», — дип белдерде Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Артем Шадрин, Новосибирскида үткән «Гражданнар диалогы» форумында чыгыш ясаганда.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, төбәкләр КБОга ярдәм күрсәтү чараларының нәтиҗәлелегенә анализ ясарга тиешләр. Бу алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү максатында эшләнәчәк: кемгәдер белем бирү программасын һәм тренинглар үтү, кемгәдер мөлкәти ярдәм таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International