ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Агымдагы елның 8-9 сентябре көннәрендә республикага Башкортостан Республикасы икътисадый үсеш министры Сергей Новиков җитәкчелегендәге Башкортостан Республикасы делегациясе килде.  

 

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

 

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.

 

2016 елның 8 һәм 9 сентябре көннәрендә   Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елның 1 августына карата Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым буенча бурычлары булган предприятиеләрдәге вазгыятьне карау буенча баланс комиссияләре утырышлары уздырылды.

 

Россия  Индустриаль парклар ассоциациясе,  Confindustria Russia белән берлектә,  2016 елның  24 - 26 октябре көннәрендә ел саен Италиягә уздырыла торган Бизнес-миссиядә катнашырга чакыра. Бизнес-миссиянең максаты – Россиядә бизнеска караган проектларны гамәлгә ашыру өчен партнерлар җәлеп итү. 

 


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ – ГРАНТ) шартнамәсе буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы 2016 елның 14,15,16 сентябре көннәрендә түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429нчы каб.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда  Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында үтте. 

 

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумында катнашучыларны Татарстан икътисады структурасында кече һәм урта эшкуарлыкның (КУЭ) өлешен 25 проценттан 50 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирә торган ысулларны табарга өндәде.

 

2016 елның 8 сентябрендә Казан шәһәрендә «НЕФТЬ, ГАЗ. НЕФТЬ ХИМИЯСЕ» 23нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Транснефть-Прикамье» АҖнең сатып алулар бүлеге белән Тәэминатчылар көне уздырылды.

 


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы  «Электроэнергетика  субъектларының җылыту сезонында эшләүгә әзерлеген бәяләү тәртибен раслау турында» РФ Хөкүмәте карары проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International