ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Табигать министрлыгының экологик контроль программасына таләпләр һәм, эшкуарлар тарафыннан төзелеп, әлеге процессларны озата барырга тиешле хисап язулары турындагы боерыгы проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.

 

Экспортның гомуми күләмендә Россия КУЭ субъектларының чимал булмаган экспорты өлешен арттыру якындагы елларда Россия - Япония хезмәттәшлегенең өстенлекле юнәлешенә әйләнер, дип көтелә. Бу турыда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Максим Паршин  IV Россия - Япония Эшлекле Диалогы кысаларында белдерде.

 


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 1 сентябрендә Рөстәм Миңнеханов автошәһәрдә яңа мәктәп, бассейн һәм яр буе ачылышларында катнашты. Аны  ТР вице-премьеры  – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артём Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил  Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде.

 

2016 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыру сораулары буенча эшче төркемнең Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы И.М.Гарипов җитәкчелегендәге чираттагы утырышы узды. Утырышта «Татарстан Республикасында агломерацияләрне үстерү турында» Татарстан Республикасы законы проектының төп нигезләмәләре тикшерелде, һәм шулай ук 2016-2021 еллар чорына һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Яшел Үзән  муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре тәкъдир ителде.

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.

 

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

 

2016 елның сентябреннән Россия Пенсия фондының рәсми сайтында пенсия тупланмалары белән идарә итү сервисы эшли башлады. Хәзер квалификацияле электрон имзалары булган гражданнар пенсия тупланмаларын куллануның мөмкин булган барлык вариантлары белән читтән торып идарә итә алалар, шул исәптән иминият пенсиясе файдасына аларны формалаштырудан баш тартуны да кертеп.   

 

 «Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба -Инновацияләргә ярдәм итү фонды), «Инновацияле яшь Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Россия инновацияле төбәкләре  ассоциациясе» Россия Федерациясе субъектлары арасында үзара икътисадый эш итүләр  ассоциациясе  «Ш.У.СТР.И.К.» -  школьник, умеющий строить инновационные конструкции» дип аталган балалар эшләре конкурсын игълан итә.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыру. Уңай көндәшлекле мохит формалаштыру инструменты буларак Биржа мәйданчыгы» темасына киңәшмә үткәрелде

 

Татарстан Республикасының 10 көйләнүле заказчысына карата сатып алу планнары проектларының  туры килүенә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан  уздырылган бәяләү йомгаклары буенча нәтиҗәләр алынды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International