Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 августындагы 819нчы карарына ярашлы рәвештә, 2018 елның 1 гыйнварыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән алар арасында үткәрелә торган сатып алулар нәтиҗәләре буенча төзелә торган шартнамәләрнең минималь тулай кыйммәте күләме бер ел өчен шартнамәләрнең гомуми бәясе күләменең 10 процентын түгел, ә 15 процентын тәшкил итәргә тиеш була.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен, «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» ДУПнә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан ш., Мәскәү ур., 55, тел: (843) 212-24-35; e-mail: smb.support@tatar.ru.