Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба – Фонд) тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «СТАРТ» һәм «УМНИК» программаларында катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә.
«СТАРТ» программасында катнашу өчен гаризалар 2016 елның 30 октябренә кадәр http://online.fasie.ru адресы буенча автоматлаштырылган система аша кабул ителә.
«УМНИК» программасы буенча гаризалар Фондның төбәктәге вәкиле тарафыннан тутырыла һәм тапшырыла. Гаризаларны җыю түбәндәге махсуслаштырылган система аша алып барыла: http://umnik.fasie.ru/.
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны Фондның рәсми сайтында табарга мөмкин: www.fasie.ru.