Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев Электрон сәүдәне үстерү юлы аша экспортка ярдәм итү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде.
Утырышта катнашучылар кулланучылар һәм интернет-кибетләр арасында туган бәхәсләрне судтан тыш көйләүгә кагылышлы сорауларны, һәм шулай ук Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясенең электрон сәүдә подкомиссиясе эшчәнлеге планы проектын тикшерделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Хөкүмәт комиссиясенең электрон сәүдә подкомиссиясе утырышында бәхәсләрне судтан тыш көйләү механизмын, шул исәптән эксперимент режимында кулланышка кертүнең мөмкин булган вариантларын карауга кертү һәм тикшерү турында карар кабул ителде.