ТР Хөкүмәт йортында «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен гамәлгә ашыру сораулары тикшерелде.
Киңәшмә ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә уздырылды.
ТР икътисад министры Артём Здунов, республика «ИнноКам»ны төзү концепциясенең кайбер аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга инде кереште, дип белдерде. Республиканың биш моношәһәрен берләштергән гаять зур территориядә бердәм социаль-икътисадый һәм инвестицияле пространство формалаштыру әлеге зур эшнең нәтиҗәсе булып торырга тиеш.